21 март Мәскәүнең «Зарядье» концертлар залында, 22 март Мариин театрының концерт залында һәм 24 март Казанда С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында "Сергей Рахманинов. Симфоник коллекция» яңа бокс-сет концерт-презентациясе узачак.
Концерт программасында «Утес» симфония фантазиясе, Рахманиновның оркестр белән фортепиано өчен 1нче Концерты һәм 2 нче Симфониясе яңгыраячак. Солистка-Халыкара конкурслар лауреаты Ева Геворгян. Дирижер-Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узачак кичәләрне танылган Юлиан Макаров алып барачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский үзенең «Сергей Рахманинов. Симфоник коллекция» дип аталган яңа проектын бөек композиторның тууына 150 ел тулу уңаеннан барлык симфоник әсәрләренең язмасын тәкъдим итә.
Звукорежиссер Grammy премиясе лауреаты, Россиянең атказанган артисты Павел Лаврененков.
Рахманиновның концерт программаларындагы симфоник әсәрләр Россиянең һәм дөньяның иң дәрәҗәле залларында ТР ДСО интерпретациясендә яңгырады. С.В.Рахманиновның иҗатына тупланган сәнгать тәҗрибәсе 4 диск яздырырга мөмкинлек бирде: сессияләр Казанда 2020 елның 17-22 август көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Бу коллективның изоляциядән соң беренче проекты.