Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 794 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы 2021 елда шәһәр татар һәм рус мәдәни-ял итү мохитен булдыру өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы грантларын алуга конкурс башлану турында игълан итә.
Грант алу өчен гариза бирү тәртибе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының muncult.tatarstanstat.ru рәсми сайтында урнаштырылган ("Эшчәнлек" бүлеге, "Фестивальләр, конкурслар, грантлар, премияләр" бүлекчәсе, "Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының шәһәр татар һәм рус мәдәни-ял итү мохитен булдыру өчен грантлар алу конкурсы" рубрикасы).
Документлар 2021 елның 18 мартыннан 16 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33, 104 каб., Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы.