27 нче март, 11:00 сәгатьтә, Казан шәһәре Вахитов районының Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчуринга бюст ачыла.
Тантаналы чарада катнашалар:
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готов улы;
2. Татарстан Республикасы Мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизҗан кызы;
3. Скульптор, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Габбасов Рөстәм Әнсар улы;
4. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы;
5. Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы;
6. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы;
7. Казан шәһәре Идел буе районы сәяси репрессия корбаннары иҗтимагый оешмасы рәисе Кулеева Фәрзәнә Галләм кызы;
8. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы.