«Идел» яшьләр үзәгендә мәдәният хезмәткәрләренең республика форумы узачак

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

29 март «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәдәният хезмәткәрләре өчен ике көнлек «Софитлар яктылыгында» дип исемләнгән республика форумы узачак.

Форум сәг. 10.00 ачылачак һәм «Мәдәният: проектлы алымнар – вакыт өнди» дип аталган панель дискуссиясе белән дәвам итәчәк. Форумда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән танылган спикерлар Артем Затолокин, Жанна Котова, Виктория Дрючкова, Александр Максимов  мастер-класс һәм белем бирү программасы уздырачак. Форумның беренче көне тантаналы концерт белән тәмамланачак. 30 март форум шулай ук мастер-класслар белән дәвам итәчәк, катнашучылар үзләренең проектларын тәкъдим итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International