2021 елның 30 апреленә кадәр гариза бирү зарур.
Проектта 7яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар йортларында, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә яшәүче талантлы балалар, шулай ук мәктәп-интернатларда яшәүче балалар катнаша ала. Бу сезонда үзгәрешләр кертелде: вокал конкурсында күп балалы гаиләләрдән (гаиләдә 7 һәм аннан да күбрәк бала булган очракта) балалар катнаша ала.
Катнашучыларга беренче этапта дистанцион (читтән торып) кастинг узарга туры киләчәк, аннан соң конкурс Мәскәүдә узачак. НТВ телеканалы балалар һәм өлкәннәрнең транспорт, кунакханәдә яшәү һәм ашау чыгымнарын үз өстенә ала. Уку елы булу сәбәпле мәктәп укучылары өчен гомуми белем бирү программасы буенча дәресләр оештырылачак, моннан тыш проектта психологлар һәм медицина персоналы да катнашачак.
"Син супер!» проектында катнашу өчен:
1. Анкета тутырырга.
2. Баланы видеога төшерергә.
3. Анкетага берничә җыр яздырылган видео беркетергә, конкурсларда катнашкан видеоязмаларны тәкъдим итәргә дә мөмкин.
4. "Син супер! конкурсына гаризаны www.ntv.ru сайтында тутырырга кирәк.
Элемтә өчен телефоннар: проектның продюсерлары 8-916-846-35-33 -Воронцова Елена, 8-903-722-61-69 - Елисеева Юлия.