"Бөек сугыш геройларым" Бөтенроссия иҗат конкурсына гаризалар кабул ителә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Конкурс 6-17 яшьлек балалар арасында «Яхшылык кылырга ашыгыгыз!» хәйрия фонды программасының «Бөек сугышның нәни геройлары» тарихи-патриотик проекты кысаларында уздырыла.

Конкурсның төп максаты-яшь буынга Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каһарманлыклары турындагы истәлекләрне саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыру, мәктәп укучылары белән бергә гаилә альбомнары, китаплар һәм хәтер битләрен ачу, сугышта катнашкан туганнарының язмышлары турында сөйләшү.

Конкурс "Яхшылык кылырга ашыгыгыз!» хәйрия фонды, Россия почтасы, Җиңү музее, Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм «Киноцентр» компаниясе белән берлектә Милли ата-аналар ассоциациясе ярдәме белән оештырыла.

Конкурс 6 номинация буенча үткәрелә: «Рәсем» һәм «Поэзия» (6-10, 11-13, 14-17 яшь) номинацияләрендә индивидуаль эшләр; «Видеорепортаж», «Вокал», «Бию», «Оригиналь жанр» номинацияләрендә шәхси һәм коллектив эшләре кабул ителә.

Жюрида мәдәният һәм сәнгать вәкилләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук конкурсны оештыручылар булачак.

Эшләр www.detigeroi.ru сайтында 31 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр исемлеге 15 апрельдә игълан ителәчәк, бүләкләү тантанасы 25 апрельгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International