19 март ТР мәдәният министрлыгының утырышлар залында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәниятне үстерү мәсьәләләре һәм перспективалары: мемориаль такталар һәм монументаль сәнгать әсәрләре»темасына мәдәният министрлыгы коллегиясенең чираттагы утырышы узачак.
Утырышта министрлык коллегиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә вәкилләре, дәүләт мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, министрлык каршындагы мемориаль такталар буенча комиссия әгъзалары, монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.
Өстәмә мәгълүмат һәм аккредитация үтү өчен телефон: 264-73-91, Aygul.Nadyrshina@tatar.ru.