Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Г.Х.Андерсен премиясе юбилее уңаеннан "Андерсен атналыгы"н игълан итә

2021 елның 16 марты, сишәмбе

2021 ел Г.Х.Андерсен премиясе юбилее елы. Премия булдырылуга 65 ел тула. Бу – язучылар һәм шагыйрьләр, шулай ук балалар иҗатына багышланган китапларга иллюстрация ясаучы бөтендөнья рәссамчылары өчен иң зур Халыкара бүләк. Премия ике елга бер тапкыр 2 апрельдә Г.Х. Андерсенның туган көнендә тапшырыла.

Андерсен премиясе учредителе (1956 ел) - Халыкара балалар китабы Советы (IBBY).

2021 елның 10-12 сентябрьдә Мәскәүдә "Балалар китаплары аша Бөек зур дөнья" дип исемләнгән IBBY конгрессы узачак. 37нче конгресска кунакларны IBBY Russia рус секциясе кабул итәчәк.

Андерсен премиясенең мактаулы дипломнары белән бүләкләнүчеләр исемлегендә безнең шагыйрьләр – Шәүкәт Галиев (1982), Роберт Миңнуллин (1994), Рафаил Газизов (2006) фамилияләре булуы Татарстан өчен горурлык.

2005 елда төзелгән һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы составына кергән Көмеш гасыр китапханәсе 2 апрельдә Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә ел саен билгеләп үтелә торган Халыкара балалар китабы көнен дә игътибарсыз калдырмады.

25 марттан 4 апрельгә кадәр Көмеш гасыр китапханәсендә язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре, балалар, аларның әти-әниләре һәм педагоглар өчен төрле чаралар планлаштырыла.

"Андерсен атналыгы" программасында татар балалар шагыйре-Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рафаэль Газизов иҗатына багышланган очрашулар бар.

Программада бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына һәм көмеш гасырның иң күренекле шагыйрьләренең берсе, Алабугада яшәгән Марина Цветаева әсәрләренә аерым урын бирелде.

Шулай ук музей-тыюлык һәм китапханә белгечләре Алабугада туып-үскән язучы Дмитрий Стахеев (1840-1918) турында да сөйләячәк, ул Г.Х. Андерсенның «Көз» шигырен тәрҗемә иткән шәхес. Лилиана Лунгина (1920-1998) иҗатына багышланган очрашу да булачак, ул Карлсон турындагы повестьларны тәрҗемә иткән язучы.

Алабуга шәһәрендә туып-үскән, балалар һәм яшүсмерләр өчен 30 дан артык китап авторы Станислав Романовскийны (1931-1996) да искә алачаклар. Андерсен атналыгын оештыручылар Россия Язучылар берлегенең балалар әдәбияты комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, егермедән артык шигърият, проза, фәнни-популяр һәм балалар әдәбияты җыентыклары авторы шагыйрә Вера Хәмидуллина иҗаты да күпләрне кызыксындырыр дип ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International