L’arte del arco фестивале 15-21 мартта узачак

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Тугызынчы L’arte del arco фестиваленең программасын Сovid-19 пандемиясе чикләүләрен исәпкә алып формалаштырдылар. Быел афишада бары тик бер генә чит ил вәкиле - Мексика скрипкачысы Альфредо Рейес Логунова, калганнары Россия башкаручылары.

«Билгеле сәбәпләр аркасында без быел башка илләрдән музыкантлар чакырырга җөрьәт итмәдек. Безгә киләсе солистлар иң осталар санала – алар бөтен дөньяга таныш, ә Россиянең кыл мәктәбе элеккечә югары дәрәҗәдә", - дип сөйләде фестивальнең һәм La Primavera оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.

Тугызынчы фестивальгә Никита Борисоглебский, Федор Амосов, Гарик Казазян, Борис Андрианов, Граф Муржа һәм Камил Мөхәммәтдинов чакырылган. Танылган солистларның программада катнашуы мәдәнияткә ярдәм итүче Европа фонды һәм ТР мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Быел L’arte del arco фестиваленең композитор-резиденты Америка-Мальта композиторы Алексей Шор. Шорның әсәрләрен дөньяның танылган залларында әйдәп баручы музыкантлар башкара. Аның язмалары «Граммофон» премиясен тапшыру тантанасында яңгырый, Warner Classics, Decca һәм Sony дискларына яздырыла. Композиторның әсәрләреннән торган концертлар Medici.TV, Mezzo һәм Euronews телеканалларында трансляцияләнде.

Шорның музыкаль әсәрләре барлык фестиваль концертларда яңгырый. Татарстанда аларның күбесе беренче тапкыр яңгырый.

"Музыкаль  премьералар-безнең фестивальнең  мәҗбүри шарты. Фестиваль тарихында бары тик премьералардан гына торган концертлар да булды. Аларны Казанда гына түгел, Түбән Кама һәм Яр Чаллыда ишетәчәкләр", - диде Абязов.

Чакырылган солистлар яшь музыкантлар өчен бушлай мастер-класслар уздырачаклар.

L'arte del arco фестивале ел саен Татарстанда  март аенда үтә. Аны Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International