"Бөек Җиңү Геройлары-2021" Бөтенроссия әдәби конкурсы

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Совет солдатларының батырлыклары һәм Ватанны саклаган Россия сугышчыларының, шулай ук локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан хәрбиләрнең батырлыгы хәтерен саклау һәм мәңгеләштерү, яшь буында патриотизм һәм герой-сугышчыларның батырлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклау максаты белән "Бөек Җиңү Геройлары" конкурсы оештырыла. Ел саен үткәрелә торган 7 нче Бөтенроссия әдәби конкурсы:

- иң  яхшы әдәби хикәя, очерк, шигырь;

- рәсем, фоторәсемнәр;

- эпик, тарихи һәм хәрби-патриотик эчтәлекле  җыр тексты.

Конкурсны оештыручылар: Россия язучылар берлеге, РФ Оборона министрлыгы, РФ мәгариф министрлыгы, РФ мәдәният министрлыгы, Россия дәүләт китапханәсе, "Не секретно" нәшрият йорты.

Конкурс турында мәгълүмат (нигезләмә, гариза формасы, вакыты һ.б.) белән сылтама буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International