Алабуга музей-тыюлыгының сирәк коллекцияләр галереясендә «Изге Коръән дөньясында» дигән уникаль күргәзмә ачыла

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

19 февральдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Алабуга музей-тыюлыгының сирәк коллекцияләр галереясында «Изге Коръән дөньясында» дип исемләнгән уникаль күргәзмә ачыла.

Бу атнада Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы чираттагы бәйрәмен билгеләп үтә. 19 февральдә биредә күптән көтелгән яңа музей-күргәзмә объекты - сирәк коллекцияләр галереясы ачыла.

Сирәк коллекцияләр галереясе танылган коллекционерларның киң җәмәгатьчелеккә үзләренең уникаль әсәрләрен күрсәтә алырлык экспозицион мәйданчык булачак.

«Изге Коръән дөньясында» дип аталган һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла торган яңа галереянең күргәзмәсендә 2 шәхси коллекция-Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм күчереп язучы, кулъязма китапларны реставрацияләүче Дамир Әхмәтгалиев коллекцияләре тәкъдим ителәчәк.

Бу күргәзмә Алабугада гына түгел, хәтта Татарстанда да беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Камил хәзрәт Алабуга музей-тыюлыгына вакытлыча файдалану өчен төрле гасырның 30дан артык факсимиль һәм басма Коръәнен тапшырды.

Моннан тыш, мөфти музей фондына ТР Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә», ислам тематикасына басмалар, мөселманнарның изге китабының тулы тексты язылган зур бит бүләк итте.

Күргәзмәгә килүчеләр VII гасыр ахырыннан безнең көннәргә кадәр Коръәннең язуы һәм бизәлеше ничек үзгәрүен күрә алачак.

Хәзерге вакытта Дамир Әхмәтгалиев Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының рәссам-реставраторы һәм Татарстан Республикасында бердәнбер уникаль реставратор һәм иң югары дәрәҗәдә Коръәнне күчереп язучы булып тора.

Күргәзмәне ачу тантанасында коллекция хуҗалары, шулай ук Казанда аккредитация узган кайбер генераль консуллык вәкилләре, дәрәҗәле кунакларның катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International