19 февраль көнне сәг. 12:00 туры эфирда YouTube каналында Бөтенроссия «Минем балачагым – сугыш» дип исемләнгән акциясенә йомгак ясала. Акция Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, региональ һәм муниципаль иҗтимагый палаталары ярдәмендә тормышка ашырыла. Чарада Россиянең 70 төбәгеннән, шулай ук Луган Халык Республикасыннан һәм Аргентинадан 4000 волонтер катнашты.
Трансляциягә сылтама: https://youtu.be/RNc8jf4LJ8s.
Хәтер һәм Дан елы дәвамында волонтерлар сугыш чоры балалары белән очраштылар, акция кысаларында активистлар музей һәм китапханәләрдә булдылар, архивларда эшләделәр.
Волонтерлар берләшмәсе мәгариф, мәдәният оешмалары, социаль тәэмин итү учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә «Минем балачагым – сугыш» Бөтенроссия акциясендә катшашучы буларак безнең төбәкнең алдынлыгын тәэмин итә алды.
- Акциядә катнашучы волонтерлар сугыш чоры балаларының истәлекләреннән торган иң зур видеоархив формалаштыра алды: барлыгы 1476 видеоролик кабул ителде, — дип билгеләп үтте проектның оештыру комитеты җитәкчесе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Леонид Шафиров. - Волонтерлар ярдәмендә хәзерге заман һәм киләчәк буын Россия халкы һәм чит ил кешеләре мең ярым чамасы сугыш баласының батырлыгы, кичергән газаплары, чыныккан хәрби холыкның нинди булуы турында белә алачак. Волонтерлар булдырган видеороликларның геройларына рәхмәт сүзләре җиткерик. Хатирәләр белән уртаклашу, үткән фаҗигале вакыйгаларга әйләнеп кайтуы җиңел түгеллеген аңлыйм. Бу-яшьләрне тәрбияләүгә, тынычлыкны саклауга зур өлеш кертү дигән сүз.
Проектны оештыру комитеты исеменнән Л.Шафиров сугыш чоры балаларының язмышлары турындагы видеороликларны карау, өйрәнү һәм системалаштыру, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи истәлекне саклау мәсьәләсенә битараф булмаган кешеләрне онлайн-трансляциядә катнашырга чакырды.
Турыдан-туры эфир вакытында шулай ук:
Сугыш чоры балалары язмышына һәм сугыш чоры әдәби геройларга багышланган Олимпиада;
- иң яхшы конкурс эшләре өчен онлайн-тавыш бирү, тамашачылар сайлавы буенча өч видеоролик авторын билгеләү;
- комментарийлар калдырган актив тамашачылар арасында призлар уйнату.
Онлайн-чараларда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлергә мөмкин: https://forms.gle/CCoqtmk75p5m2eRK9.
Агымдагы елда акция дәвам итәчәк. Оештыру комитеты теләүчеләрне 2021 елда сугыш чоры балаларының истәлекләрен саклау һәм өйрәнү эшен активлаштырырга чакырды.