Республика "Милли мультFest" балалар кинофестиваленең беренче финалистлары билгеле булды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

30 компьютер уены, 20 анимация картинасы һәм 3 кыска метражлы фильм «Милли мультFest» Республика балалар кинофестиваленең беренче зона туры финалистлары булдылар.

"Балалар бик җаваплы эшкә – республикада кинематографияне үстерүгә алынганнар. Безгә бары тик шатланырга һәм аларга ярдәм итәргә генә кала", - дип сәламләде катнашучыларны Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов.

Зәйдә финалга юллама алу өчен кискен көрәш барды. Конкурс жюрилары Рамил Төхвәтуллин, Сергей Киатров һәм Айнур Дәүләтов катнашучыларга җитди таләпләр куймасалар да, һәр эш җентекле анализга дучар ителде.

Жюри рәисе республика балалар кинофестиваленә зур өметләр баглый. «Бу бәйгедә җиңелүчеләр булмаса да, һәр катнашучының, һәр балалар иҗат төркеменең эше әһәмиятле. Без барыбыз да җиңүчеләр!», - диде ул.

Беренче зона туры финалистларының тулы исемлеген түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:

https://drive.google.com/file/d/1ttT6YIP7gmlhXUR0kpJHmdRX_xBk54Zz/view?usp=sharing

20 февральдә Актанышта икенче  зона туры узачак, анда Минзәлә, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Чистай муниципаль районнары  вәкилләре катнашачак. Тур турында тулырак мәгълүмат һәм чарага аккредитация үтү түбәндәге сылтамада: pr@tatarkino.ru.

«Милли мультFest» балалар кинофестиваленең төп максаты — татар телен саклау, тамашачы мәдәниятен үстерү һәм анимация, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәдә күзаллавын баету.

Фестиваль татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тарафыннан гамәлгә куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International