2021 елның 15-21 февралендә мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә үткәрелә торган чараларның планы белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: /file/mincult/File/План мероприятий с 15 по 21 февраля 2021 для Министра новый (002).docx
Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшырды.