Милли музейда «Православная ризница» күргәзмәсе ачылды

2021 елның 12 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда «Православная ризница» күргәзмәсе ачылды. Тантаналы чарада Татарстан митрополиясе башлыгы  Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Алиса Вяткина катнашты.

Күргәзмәдә чиркәү сәнгате һәм православие мәдәниятенең уникаль һәйкәлләрен тәкъдим ителә. Анда Казан епархиясе тарихының иң мөһим экспонатлары күрсәтелгән.

Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл үзенең чыгышында тарих һәйкәлләрен саклауда музейларның ролен, аерым алганда, Милли музейның ролен билгеләп үтте. 

Митрополит Татарстан Республикасы Милли Музее экспозициясе белән дә танышты. Ул Идел буе халыклары, 18 гасырда Казан губернасы, сугыш елларында Татарстан язучылары бүлекләрен җентекләп карады.

Күргәзмәдә барлыгы җитмешкә якын экспонат бар, аларның күбесе беренче тапкыр куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International