Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узачак

2021 елның 12 феврале, җомга

26 февраль 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Иҗтимагый совет утырышы уза, утырышта узган елга йомгак ясалачак.

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының ачык максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлешен тикшерү иҗтимагый проекты гамәлгә ашырыла.

Әлеге проект кысаларында Татарстан халкы экспертлар белән бергә ТР мәдәният министрлыгы өчен 2021 елга бурычлар формалаштырган иде. Бурычлар кую онлайн рәвештә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International