Казанда «Корыч гвардия» күргәзмәсе ачылды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Корыч гвардия» күргәзмәсен ачу вакытында тамашачыларга реставрациядән соң беренче тапкыр уникаль экспонат күрсәтелде.

«Корыч гвардия» күргәзмәсе Кызыл Армиянең бронетанк гаскәрләренең нигез салыну вакытыннан алып 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенә кадәрле тарихы турында сөйли. Күргәзмә экспозициясендә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан танклар макетлары, фоторәсемнәр һәм документлар, шулай ук Казан шәһәренең «Легион» хәрби-патриотик отряды тарафыннан бирелгән төрле чордагы танк формасы үрнәкләре тәкъдим ителгән.

Реставрациядән соң, тамашачыга беренче тапкыр Милли музей фондларыннан уникаль экспонат – 1943 елның 8 мартында училищега бүләк ителгән Казан танк училищесы офицерларының хатыннары тарафыннан үз куллары белән чиккән картина тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел тулуга багышланган. Нәкъ менә Сталинград сугышы вакытында беренче тапкыр танк армияләре уңышлы кулланылган, дошманның оборонасын өзгән һәм тиз арада контрһөҗүмгә күчәргә мөмкинлек биргән.

Күргәзмә 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International