Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Татарстанда «Ләкләк» сабыйлар театрының беренче иҗади белем бирү форумын оештырды.
Минзәлә театры 2018 елда Татарстан Республикасында беренче булып "Бәләкәч" сабыйлар театрын ачты һәм Габдулла Алишның әсәрләре буенча "Татар орнаменты. Җанлы бизәкләр" һәм "Койрыклар" сабыйлар спектаклен куйды.
Форумда Уфа шәһәреннән М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, Улан-Удэ шәһәреннән Н.А.Бестужев исемендәге Дәүләт рус драма театры, Мәскәү шәһәреннән «Импрессив клоунада» коллективы, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Әтнә татар дәүләт драма театры, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Түбән Кама яшь тамашачы театры катнашты.
Форумда чит ил театр сәнгате вәкилләре дә катнашты. Алар онлайн форматта катнаштылар. Бу Алманиянең Гамбург шәһәреннән KinderKinder һәм Франкфурт шәһәреннән Theaterhaus Ensemble театры.
«Россиядә нәниләр өчен театрны үстерү перспективалары» дигән гомуми тема астында коллектив җитәкчеләре һәм форумда катнашучылар өчен мастер-класслар, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылды.
Сабыйлар форумының Эксперт советы Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән танылган театр тәнкыйтьчеләре иде.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры матбугат хезмәте