Яшь, талантлы, креатив дизайнерлар һәм рәссамнар өчен 2020-2021 елларда «Идел буе ягы театры» балалар һәм яшьләр театр коллективларының округ фестивале афишасын һәм плакатын булдыруга конкурс игълан ителде.
Конкурсны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Аппараты оештыра.
Яшь категорияләре:
6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар;
18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр.
Конкурска түбәндәге хезмәтләр кабул ителә:
-югары сыйфатлы рәсем сәнгате эшләре (рәсемнәр);
-компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган эшләр.
Конкурска гаризалар 2021 елның 25 февраленә кадәр (Афишалар конкурсына) дигән язма белән theatres.fest@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
Конкурс турында нигезләмә.
«Созвездие-Йолдызлык» XXI фестивален үткәрү вакыты игълан ителде
2 февраль 2021 ел, сишәмбе
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык телевизион яшьләр фестивале старт ала. Быел ТР Президенты ярдәме һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлана.
Фестивальнең зона этаплары 22 февральдән 12 мартка кадәр Казанда; 26-28 февральдә-Баулыда, 2-3 мартта – Зәйдә; 6-7 мартта – Актанышта; 9-10 мартта – Яр Чаллыда; 13-14 мартта – Чирмешәндә; 16-18 мартта-Биектау районының Шәпше авылында; 20-21 мартта-Балык Бистәсендә; 24-25 мартта-Апаста; 27-28 мартта Яшел Үзәндә узачак.
Конкурсантлар «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырда иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале суперфиналын 17-21 апрельдә КФУ УНИКС мәдәни-спорт комплексында уздыру планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә, фестивальнең йомгаклау гала-концерты 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Гадәттәгечә, фестивальнең гала-концертында беренче урыннар һәм Гран-при, шулай ук иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасы Президентының дәүләт стипендияләре һәм «Татнефть» компаниясеннән педагогларга премияләр тапшырылачак.
Тулырак мәгълүмат фестивальнең рәсми сайтында: http://www.yold.ru/
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татарстан авылларында "Туган ил" программасын күрсәтәчәк
2 февраль 2021 ел, сишәмбе
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең мәдәни марафоны башлана, коллектив республиканың авыл мәдәният йортларында иң яхшы чыгышларын күрсәтәчәк. Концертлар Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.
Ансамбль «Туган ил» программасы белән Татарстан авылларында чыгыш ясаячак. Аңа төрле вокаль-хореографик композицияләр, ансамбльнең «Алтын фонд»ыннан татар халык җырлары һәм попурри, соңгы елларда куелган яңа чыгышлар кергән.
«Туй» музыкаль-хореографик спектакленнән өзекләр дә күрсәтеләчәк. Ул ХХ гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән.
«Без авыл халкы өчен көтеп алынган вакыйга икәнен беләбез, бу тарихка һәм гореф-гадәтләрне искә алу өчен тагын бер мөмкинлек. Нәкъ менә сәнгать безнең тормышны кызыклы итә, нәкъ менә сәнгать кешегә игелеклерәк, сабыррак һәм яхшырак булырга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков.
Февраль аенда ансамбль коллективы Татарстанның Кукмара һәм Биектау районнарында яшәүчеләрне концертларына чакыра.
Чыгышлар:
1 февраль-Түбән Өскебаш авылы, Кукмара районы;
3 февраль-Зур Сәрдек авылы, Кукмара районы;
5 февраль-Мүлмә авылы, Биектау районы;
8 февраль-Ядегәр авылы, Кукмара районы;
10 февраль-Байлангар авылы, Кукмара районы.
Концертлар 19.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле матбугат хезмәте