2021 елның 30 гыйнварында Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитетында татар совет шигъриятенә нигез салучы, язучы-драматург Һади Такташның тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Чараны Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырды.
Кичә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган иде.
Чарада Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе әгъзалары, Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиллеге, милли мәдәни үзәк вәкилләре, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Uzbekiston» Телерадиоканалында татар телендәге радиотапшыруларның авторы һәм алып баручысы Р.Х.Манняпова Һади Такташның тормыш юлы, аның 1918 елда Үзбәкстанда язылган беренче шигыре турында сөйләде, «Урман кызы» шигырен укыды һәм «Сахраларда» дигән татар халык җырын башкарды.
Музыкаль композицияләр белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Гыйззәтуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты Р.А.Бикбулатова, "Изге Нур" татар халык фольклор ансамбле, "Мирас" ансамбле җитәкчесе И.З.Гыймранова һәм башкалар чыгыш ясады.
Кичә ахырында барлык катнашучылар да «Туган тел» җырын башкардылар.
Чара Ташкентта ТНВ-Планета корпункты тарафыннан яктыртылды.