Федерико Феллининың соңгы фильмын «Мир» кинотеатрында күрсәтәчәкләр

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

"Ай тавышы" («Голос Луны» (La voce della Luna, 1990)) — лунатик Иво Сальвини тарихы, ул төннәрен йөрергә ярата. Сальвини төрле кешеләр белән танышып, аларга дөньяның могҗизаларын ачып, бер-бер артлы аңлашылмаучанлыкларга тап була. Сальвининың сәяхәте бөтен кеше тормышының метафорасына әверелә. Картинаның премьерасы 43 нче Канна кинофестивалендә уза.

Казанда премьера 4 февральдә 18:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында узачак. Фильмда кино һәм телевидение режиссеры, Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институтын тәмамлаган, «Татаркино» фильмнарын җитештерүдә ярдәм итү бүлеге белгече Александра Латышева катнашачак.

Кинокартина рус субтитрлары белән оригинал телдә күрсәтеләчәк. Тулырак сайтта танышырга мөмкин https://kinoteatr-mir.ru/

Журналистларны чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз! Аккредитация түбәндәге адрес буенча үтәргә мөмкин: pr@tatarkino.ru, тел.: +7(999)169-45-10 Фаина Харитонова.

16+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International