Алабуганың хәзерге заман этносәнгате музеенда Михаил Кузнецов һәм Әхсән Фәтхетдинов күргәзмәсе ачылды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Алабуга шәһәренең хәзерге заман этносәнгате музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамнары, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Михаил Кузнецов һәм Әхсән Фәтхетдинов әсәрләреннән торган күргәзмәләрнең тантаналы ачылышы булды.

Кунакларны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләде. Тантанада ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһудина, ТР мәдәният министрлыгының  халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова, Түбән Кама шәһәренең комплекслы музей директоры Татьяна Атяпина, халык рәссамы А.Фәтхетдинов музее мөдире Ирина Кузьмина һәм рәссам Михаил Кузнецов катнашты. Тантаналы чарага ТР Милли музее генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Алиса Вяткина һәм А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге директоры Наталья Комар да килде. Диләрә Мироваева һәм Тәлгать Зарипов чыгышлары иҗади бүләк булып яңгырады.

«Исәнмесез, дуслар!» дип аталган экспозиция М.И. Кузнецовның 75 еллыгына багышланган һәм авторның шәхси коллекциясеннән 100 хезмәтне үз эченә ала. Михаил Иванович үзенең иҗатында халык сәнгатенә һәм Габдулла Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итә.

"Дөнья төрлелеге белән матур.." күргәзмәсендә Әхсән Фәтхетдиновның 90 га якын әсәре урын алган. Рәссам хезмәтләренең бер өлеше Габдулла Тукайга багышланган.

Әхсән Фәтхетдинов 2012 елда якты дөньядан китте, әмма аның иҗади мирасы белән замандашлар бик озак еллар сокланыр. Бүген көндә рәссамның әсәрләрен Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәре музейларында күрергә мөмкин.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International