Казанның танылган шагыйрәсе Александра Кашинага «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган Казан шагыйрәсе Александра Кашинага «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен бирүгә Указ имзалады. Республика башлыгының сайтында бастырылган әлеге Указда: "Әдәбият үсешенә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен", - диелгән.

Александра Кашина-шигърият форумнарында һәм күпсанлы конференцияләрдә катнашучы, «Филантроп» (Мәскәү-Женева) халыкара премиясе һәм Г.Р.Державин исемендәге Бөтенроссия әдәбият премиясе лауреаты. Меңләгән тиражлы «Кочевница сердца», «Глядя на вас», «Добро пожаловать в мою игру» дигән шигъри җыентыклар авторы.

Автор матбугатта һәм әдәби журналларда күп санлы публикацияләре, телевидениедәге чыгышлары, Россия дәүләт академия кече театры сәхнәсендә рус шигъриятен сөючеләр өчен иҗади очрашуларда катнашучы буларак билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International