Г.Тукай әдәби музеенда  Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулуга багышланган «Татар могиканы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

29 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда  татар әдәбиятының классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулуга багышланган «Татар могиканы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Чара «Фатих Әмирхан атналыгы» кысаларында уздырыла.

Бу әдәби кичәнең Г. Тукай әдәби музеенда үткәрелүе очраклы түгел. Әдип Фатих Әмирхан халык шагыйре Габдулла Тукайның иң якын дусларының берсе була. Бу ике шәхеснең тормышында һәм иҗатында уртаклык күп. Икесе дә бер үк елда туган, икесе дә мулла малае. Иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт – һәр икесенең асыл сыйфатлары. Язмышлары аяныч, фаҗигале: берсенең аякларын паралич сукса, икенчесе өметсез, дәвага бирешмәс үпкә чиренә дучар була. Шул ук вакытта табигать аларга искиткеч иҗади көч биргән. Берсе – татарның бөек шагыйре, икенчесе классик әдип сыйфатында мәйдан тота. Алар үзләре исән чагында ук милләтнең йөзек кашлары буларак таныла.

Татарстан Республикасы Милли музее фондында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре белән бәйле күп санлы тупланмалар саклана. Алар арасында әдип Ф. Әмирханның мемориаль тупланмасы аерым урын алып тора. Кадерле ядкярләр арасында язучы белән бәйле документлар, аның шәхси әйберләре, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары, язучының үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, кулъязмалары һәм фотосурәтләре бар. Г. Тукай әдәби музее экспозициясендә язучының күлмәге, фотосурәте, үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары, «Хәят» повестының укучы дәфтәренә язылган кулъязмасы тәкъдим ителә. Ә шушы чара кысасында Милли музей фондында саклана торган башка предметларны да күрергә мөмкин булачак.

Кичәдә әдәбият галимнәре Х. Миңнегулов, Ф. Галимуллин, Ә. Закирҗанов, иҗат әһелләре, язучының туганнары һәм Ф. Әмирханның иҗаты белән кызыксынучы киң җәмәгатьчелек катнаша. Шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International