Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблея 2021 елның 29 гыйнварында төрле чаралар оештыра.
15:00 сәгатьтә РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Владимир Зоринның гаилә коллекциясеннән картиналар күргәзмәсе ачыла. Коллекция 90нчы еллар башында барлыкка килә, аның нигезен Россия рәссамнарының XX гасырның соңгы чиреге — XXI гасыр башындагы хезмәтләре тәшкил итә. Бүген коллекциядә 200дән артык рәссамның 450 картинасы бар. Аларның бер өлеше Татарстан халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында тәкъдим ителәчәк.
16:00 сәгатьтә Татарстан халыклар дуслыгы йортының зур залында концерт булачак. Концертта Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керүче милләт вәкилләре һәм коллективлар катнашачак. Сәхнәдә Татарстан Республикасында яшәүче 20 милләт вәкиле чыгыш ясаячак: татар, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва, башкорт, украин, алман, таҗик, әзербәйҗан, әрмән, грузин һәм башкалар.
Концертның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Владимир Зорин, Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Светлана Смирнова бар.