"Әкият" курчак театрында "Shurale: яңа фантазия" спектакле премьерасы булачак

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

29 һәм 30 гыйнварда «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Shurale: яңа фантазия» премьерасы булачак. Бу «Әкият» татар дәүләт курчак театры һәм La Primavera камера оркестрының уртак проекты.

Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балет музыкасы астында яңа фантазия спектакле премьерасы тамашачыларны курчаклар аша иң танылган музыканың өр-яңа сулышы белән таныштырачак.

Сценарийның авторы һәм спектакльне куючысы - «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Хореографияне Сәлимә Әминова җитәкли. Спектакльнең рәссамы-Сергей Рябинин. Ут кую буенча рәссам-Илшат Сәяхов.

Спектакльдә Г.Камал театрының ТР халык артисты Илдус Габдрахманов, «Әкият» курчак театры артистлары Ләйсән Миннәхмәтова, Айвәр Гыймаев, Эдгар Гайнуллин, Альбина Шагалиева, Лариса Пасынкова катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International