2021 елда Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясен алуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 23 апреле, җомга

Конкурс турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде. Быел премия бары тик әдәбият буенча гына тапшырылачак. Юриспруденция буенча премия киләсе елда биреләчәк.

Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе киң җәмәгатьчелек тарафыннан хупланган,  рус яисә татар телләрендә язылган,  Г.Р.Державин иҗатын популярлаштырган әдәби әсәрләр (поэзия, проза, сәнгатьле тәрҗем, публицистика, әдәби тәнкыйть) язучыларга, юриспруденция өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм монографияләр өчен юристларга бирелә. Әсәрләр һәм тикшеренүләр (алга таба - хезмәтләр) соңгы биш ел дәвамында, ләкин премиягә тәкъдим ителгәнгә кадәр бер ел алдан басылган булырга тиеш.

Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе турындагы Нигезләмә буенча премия алу өчен эшләрне Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, оешмалар (шул исәптән фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, югары белем бирү мәгариф оешмалары, театрлар, музейлар, китапханәләр, мәдәни-ял итү оешмалары), җирле үзидарә органнары тәкъдим итә. Материаллар  коллегия, президиум, секретариатлар, галимнәр һәм сәнгать советлары утырышларында, хезмәт коллективы һәм оешманың башка коллегиаль органнары җыелышларында карала.

Премиягә аерым автор, шулай ук биш кешедән артмаган авторлар коллективы тарафыннан нәшер ителгән хезмәтләр тәкъдим ителә.

Премияне алу өчен материаллар 23 майга кадәр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе комитеты, телефон: (843) 264-74-73.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International