Рауль Мир-Хәйдәров Россия табигый фәннәр академиясенә сайланды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Рауль Мир-Хәйдәров Россия табигый фәннәр академиясе (РАЕН) академигы итеп сайланды.

Рауль Мир-Хәйдәров-язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе, әдәби премияләр лауреаты. Википедиядә һәм берничә илнең энциклопедияләрендә тәкъдим ителгән. «Яшь гвардия», «Совет язучысы», «Нәфис әдәбият», «Татар китап нәшрияты»нәшриятларында өч дистәдән артык китап бастырган. Аның китаплары СССР халыклары һәм чит телләргә тәрҗемә ителгән. Язучының татар, грузин, каракалпак, үзбәк телләрендә нәшер ителгән китаплар да бар. 2018 елда ул Г.Тукайның шәхси тормышыннан «Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте» дигән сенсацион ачыш ясаган. Аның күп томлы барлык проза әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән. Китапларның гомуми тиражы 10 000 000 данәдән артык.

«Черная знать» дип аталган сәяси романнар сериясе язучыга популярлык китерде. Аларның беренчесе — "Пешие прогулки"  1988 елда "Яшь гвардия" типографиясендә танылган тәнкыйтьче "Континент" журналы редакторы Игорь Виноградов бәяләмәсе белән бастырыла. Бу роман бүгенге көндә 25 басма нәшриятта (4тапкыр 250шәр мең данә) нәшер ителгән. Ул Россиядә иң зур заманча рәсем сәнгате коллекцияләренең хуҗасы булып тора.

Аның туган ягы Мартукта урамнарның берсе Рауль Мир-Хәйдәров исемен йөртә. Анда язучының әдәби музее да ачылган. Шулай ук, Актүбәнең яңа сәнгать музеенда язучы бүләк иткән 110 картинасы булган күргәзмә залы ачылган. Ул Казахстан Республикасының Мактаулы гражданины.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International