Ирада Әюпова: узган 2020 ел катлаулы булуга карамастан, яңа иҗади табышлар һәм мөмкинлекләр ачуга этәргеч бирде

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы Яр Чаллыда узды. Чара Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында узды. Биредә 2020 елда башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.

Киңәйтелгән утырышта РФ Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина һәм Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Коллегиядә катнашучыларны видео аша Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова сәламләде. Ул Татарстанның мәдәният өлкәсендә үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы 10 төбәк исемлегенә керүен ассызыклады. Ярилова авыл мәдәният йортлары төзелеше, шулай ук китапханәләрне ремонтлау нәтиҗәсен дә билгеләп үтте. Министр урынбасары республика бюджеты структурасында финансларның 5% мәдәни өлкәгә юнәлтелүенә басым ясады. Аның сүзләренә караганда, бу Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе.

«Без узган гасырның 80нче елларында төзелгән элеккеге «Төзүче» мәдәният йортында. Бүген бу бинада урнашкан татар драма театры илебезнең һәм Татарстан Республикасының иң матур һәм иң яхшы театрларының берсе булып тора. Бинаны реконструкцияләүгә күп көч куелган. Беренче чиратта, республиканың мәдәният министры тырышлыгын билгеләп үтим. Ул шәхсән үзе бу эш белән шөгыльләнде. Быел мәдәният объектларына 1,5 млрд. сум тотылды», - дип билгеләп үтте Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Ирада Әюпова үзенең төп докладында узган ел катлаулы булуга карамастан, яңа иҗади эзләнүләр өчен этәргеч бирде, дип ассызыклады. Күп кенә планлаштырылган проектларны, мәдәни тармакның җайга салынган эше нәтиҗәсендә, тормышка ашыра алдык. Күп санлы республика чаралары-халык бәйрәмнәре, фестивальләр, форумнар онлайн форматта үткәрелде. "Иң мөһиме, без бу катлаулы чорда халык өчен мәдәниятнең үтемлелеген тәэмин итә алдык, – дип билгеләп үтте Ирада Әюпова. - Барлык мәдәният учреждениеләре пандемия чорында тулысынча ябылуга карамастан, «Мәдәният» милли проектының төп күрсәткече - 80,2% тәшкил итте ‒ бу, мөгаен, иң югары күрсәткеч, чөнки ил буенча уртача күрсәткеч саны 35% тан артмаган». Министр фикеренчә, 2020 елда онлайн-контентны үстерү тәҗрибәсе алга таба киң аудиторияне җәлеп итү өчен барлык мәдәният учреждениеләренең эшләү нигезе булырга тиеш.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мәдәният министрлыгына чараларны координацияләү һәм оештыру функцияләре йөкләнгән  иде. Узган ел аралыгында аларның саны 15 меңнән артып киткән.

Ирада Әюпова республикада «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыруның барышы турында җентекләп сөйләде. 2020 елда 8 авыл мәдәният йорты төзелгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 5 клубка күбрәк. Республика программасы буенча 12 авыл мәдәният йорты төзелгән һәм 37 объект ремонтланган.

2020 елдан башлап Татарстанда мәдәният тармагының белем бирү оешмаларында капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру башланып китте. Узган ел 8 учреждение (150 миллион сум) ремонтланды. Федераль программа буенча беренче тапкыр 10 балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалды.

Министр сүзләренә караганда, Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан авыл мәдәният хезмәткәрләренә шәхси төзелеш өчен ташлама шартлары белән җир кишәрлекләре бирү турында закон проекты хупланган һәм кабул ителгән. Утырышта мәдәният тармагында уртача хезмәт хакын арттыруга ирешү хакында да билгеләп үтелде.

Ирада Әюпова республика мәдәниятен үстерү стратегиясе өстендә алып барыла торган эшчәнлек, Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә милли сәясәтне гамәлгә ашыру, мәдәни мирасны цифрлаштыру, шулай ук милли мәдәниятнең бердәм продюсерлык үзәген булдыру кирәклеге турында сөйләде. «Казан татарларының туй йолалары», «Бишек турында мифоритуаль тамашалар», «Исем кушу йоласы» һәм «Сабантуй» кебек объектларны Федераль мәдәни мирас каталогына кертү өстендә эш алып барыла, диде ул.

"Мәдәният волонтерлары" һәм алар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларның саны арткан. 25 муниципаль район бу юнәлештә системалы эш алып бара. Хәрәкәт лидерлары тарафыннан беренче тапкыр мәдәният волонтерларының республика слеты үткәрелгән. Анда катнашучылар тарафыннан театр костюмнары, декорацияләр, күргәзмә инфраструктурасы элементлары, мәдәният өлкәсендә белемнәр һәм компетенцияләр  белән алмашу буенча «HelpArt» платформасын булдыру тәкъдим ителгән. Быел бу платформаны эшләтеп җибәрү күздә тотыла", - дип сөйләде мәдәният министры.

Ирада Әюпова сүзләренә караганда, министрлык мәдәният объектлары белән якыннанрак таныштыру һәм матбугатта яктырту максаты белән Татарстанның әйдәп баручы журналистларын муниципаль районнарга алып баруны һәм матбугат турлар үткәрүне яңарта. Мәдәният темасына язучы журналистлар өчен иҗади бәйге үткәрү турында Нигезләмә әзерләнә. Бу бәйгенең максаты - Татарстан журналистикасы остазлары тәҗрибәсен яшь журналистларга тапшыру мөмкинлеген бирү. Кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләре өчен аерым номинацияләр каралган.

"Социаль челтәрләрдә "Мәдәни ярдәмче" рубрикасы барлыкка килде, анда мөһим вакыйгалар турында мәгълүмат урнаштырыла, YouTube каналында–«ТатКультOriginal» проекты бара, бу  республиканың мәдәни учреждениеләре турында программалар чыгарылышы. Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләрен укыту максатыннан аерым онлайн курслар булдырылды", - дип сөйләде министр.

Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Быел мәдәният тармагын финанслау кимемәячәк, диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе мәдәният министрлыгы эшчәнлегенә йомгак ясап мәдәни тармакта әзерлекле кадрлар туплануын билгеләп үтте. "Алар үз эшләрен чын күңелдән һәм ихлас башкаралар,- дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

«Пандемия шартлары мәдәният эшлеклеләрен эшчәнлекнең  яңа формаларын табарга һәм кулланырга мәҗбүр итте. "Катлаулы чир чорында мәдәният өлкәсе мөһим роль уйнады, халыкка психологик һәм эмоциональ яктан ярдәм итте», – дип билгеләп үтте ул.

Коллегияда парламент башлыгы республикада милләтара иминлек һәм конфессияара татулыкны саклап калуның мөһимлеге турында да белдерде. Профессиональ коллективлардан тыш, ул авыл иҗат коллективларын, мәдәният йортлары хезмәткәрләрен Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысасында планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыруда актив катнашырга чакырды.

Коллегиядә сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Әлфия Когогина да чыгыш ясадылар.

Чара Дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International