"Әкият" курчак театрында "Әкият-LAB" II курчак театры лабораториясе эшли башлый

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

18 гыйнварда «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Әкият-LAB» икенче курчак театры лабораториясе эшли башлый һәм 22 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Биш көн эчендә «Әкият» курчак театры хезмәткәрләренә һәм актерларына хәтта бер сезонда башкарылмаган эшләрне башкарырга кирәк булачак. Аның каравы театр берьюлы берничә бурычны хәл итәчәк: репертуарны яңартачак, труппаның зур өлешен җәлеп итәчәк, Казан тамашачысын үз мәйданнарында төрле спектакльләр белән сөендерәчәк һәм яңа юнәлеш – яшь режиссерларның иҗат лабораториясен ачачак. Театрның сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев билгеләп үткәнчә, театр лабораториясе инде икенче ел иҗади яктан үсү һәм труппаның тренингы өчен үткәрелә. Лаборатория уртак иҗат, проектта катнашучылар өчен уникаль тәҗрибә булып тора. Артистларга иҗади потенциалларын ачуда өстәмә мөмкинлек һәм камилләшү өчен менә дигән стимул.

Лаборатория кысаларында барлыгы өч спектакльгә эскизлар әзерләү планлаштырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ бер ел элек, 2020 елның гыйнварында, «Әкият»тә беренче тапкыр «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясен уздырганнар иде. Проектта алты яшь режиссер һәм рәссам катнашты: Марина Хомутова, Анна Евменова, Лидия Клирикова, Наталия Салманович, Jisoo Kim һәм Choi Junhyng. Алар барысы да Санкт-Петербург зур курчак театрының баш режиссеры Руслан Кудашовның укучылары. Лабораториядә барлыгы өч спектакль — ике рус һәм бер татар спектакльләренә эскизлар әзерләнгән иде. Лабораториянең йомгаклау премьералары 2021 елның 19 февралендә булачак.

Фотода: «Әкият-LAB» беренче курчак театр лабораториясе эскизларын күрсәтү фрагментлары, 2020 ел.

"Әкият" татар дәүләт курчак театры матбугат хезмәте

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International