15 июньдә Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылып килүче чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә.
Татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Башлангычлар һәм дәвам итүчеләр төркеме атнасына бер тапкыр 2 сәгать Казан шәһәре Башкарма комитетында шөгыльләнәчәк.
Башлангыч төркемне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә регион этабында җиңүче, “Казан шәһәренең ел укытучысы -2024” конкурсы призеры, “Иделем Акчарлагы - 2018” яшь язучылар бәйгесенең “Поэзия” номинациясендә Гран-При иясе Ләйлә Гарифҗанова укытачак. Дәвам итүчеләр төркеменең остазы - Казан Мэры стипендианты, күптөрле татар проектлары авторы Гөлфия Габдуллаҗанова.
Курсларга түбәндәге сылтама аша теркәләп була: https://forms.yandex.ru/u/6a266fa6f47e735d72d593ad
Татар теле курсы алты атна дәвам итәчәк. Ул тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт.
Быел татар телен өйрәтү буенча 2 курс кыш һәм яз айларында узды. Үткән курсларның иң яхшы укучыларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җәйге курста да алдынгы укучылар билгеләнәчәк.