Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының 2021 елның 19 гыйнварына планлаштырылган йомгаклау коллегиясе 2021 елның 22 гыйнварына. Коллегия Яр Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрында узачак.
Йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашачак. Министрлыкның 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясаячак.
Көн тәртибе:
Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпованың «Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында» доклады;
"Тойгуҗа авылында үзешчән сәнгатьнең этномәдәни проектын тормышка ашыру аша халык традицияләрен яңарту»;
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыеваның чыгышы;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның йомгаклау сүзе;
Бүләкләү тантанасы.
Журналистлар өчен трансфер Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан оештырыла. Аккредитация Aygul.Nadyrshina@tatar.ru почтасы аша 20 гыйнвар сәг. 10:00 кадәр узарга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 264-73-98.