Татарстанның 14 кино оешмасы кино фонды субсидияләренә лаек булды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Кино фонды советы утырышында Россия кинотеатрларында илебез киноларын күрсәтүне киметмәү максаты белән (кино фондының 2020 елның 15 декабрендә имзаланган 136 номерлы боерыгы нигезендә) җитештерү, прокатка алу һәм күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешмаларга ярдәм итү тәртибе һәм шартлары нигезендә федераль субсидия алучылар расланган иде.

Акча алучылар исемлегенә милли фильмнар җитештерүне һәм прокатка алуны гамәлгә ашыручы 54 оешма һәм милли фильмнар күрсәтүне гамәлгә ашыручы 647 оешма кергән. Шуларның 14е Татарстан Республикасыннан:

Алексеевск шәһәре «Кама» кинотеатры;

Җәлил мәдәният йорты, Баулы шәһәре;

Алабуга шәһәре кинотеатры;

Зәй шәһәренең «Космос» кинотеатры;

"Чулман-Су» мәдәният үзәге, Кама Аланы бистәсе

Район мәдәният йорты кинозалы, Лаеш шәһәре;

Район мәдәният йорты кинозалы, Мамадыш шәһәре

«Яңа Гасыр» мәдәният үзәге, Тәтеш шәһәре;

«Чистай» мәдәният үзәге, Чистай шәһәре;

Мәдәни үсеш үзәге, Буа шәһәре;

"Синема" кино челтәре;

"Киномакс" кино челтәре;

"Каро" кино челтәре;

"Синема парк» АҖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International