Әстерханда «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

2020 елның 26 декабре, шимбә

Әстерхан дәүләт тарихи-архитектура берләшкән музей-тыюлыгында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу-2020 елның 28 гыйнварында Екатеринбургта башланып киткән Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган зур күргәзмә проектының бер өлеше.

  Чара Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Әстерхан өлкәсе мәдәният министрлыгы, Россия музейлар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Советы, Россия рәссамнар берлеге белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә оештырылды.

  Күргәзмәдә 300 дән артык экспонат тәкъдим ителгән. Бу - татар костюмнары, көнкүреш әйберләре, кием – салым элементлары, хезмәт кораллары, савыт-саба, җиһазлар, зәркән бизәнү әйберләре - колак алкалар һәм беләзекләр. Килүчеләр танылган читекләр (төсле күн итекләр), йомшак һәм каты табанлы башмаклар, мендәрләр һәм үсемлек орнаменты төшерелгән панно белән таныша. Фән-этнография коллекциясен Россиянең һәм башка илләрнең танылган рәссамнарының заманча сәнгать өлкәсендә узган 15 халыкара симпозиум нәтиҗәсендә барлыкка килгән хезмәтләре тулыландыра. Картиналарда татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре, халык тормышыннан сюжетлар, Татарстанның истәлекле урыннары сурәтләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International