Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә VIII «Халык көйләре» Бөтенроссия халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары конкурсы-фестивале уза

2013 елның 26 марты, сишәмбе

8 – 9 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  VIII «Халык көйләре» Бөтенроссия халык уен кораллары  ансамбльләре һәм оркестрлары  конкурсы-фестивале уза.   Аны уздыру инициативасы белән Россиянең халык артисты,  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор, Петров исемендәге фәннәр һәм сәнгать академиясе академигы  Анатолий Шутиков чыкты.

Фестиваль  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татар дәүләт филармониясе тарафыннан гамәлгә куелды.  

Фестивальнең беренче көнендә халык уен кораллары ансамбльләре, ә икенче көнендә халык уен кораллары оркестрлары чыгыш ясаячак.    Икенче көн азагында (9 апрельдә) А. Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт рус халык уен кораллары оркестры концерт бирәчәк.  

Чара 9:00 башлана. Керү ирекле.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International