Кадерле татарстанлылар, хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне Мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм җәмгыятьнең рухи үсешенә һәм бай мәдәни мирасыбызны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче, күпмилләтле Татарстан Республикасы мәдәниятенең үткәненә, хәзергесенә һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Мәдәният хезмәткәре көненең җәмгыятебезнең барлык катлауларына кагылышы бар. Театр, музей, китапханә, клуб, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре генә түгел, мәдәни чараларда катнашучы күп санлы тамашачылар, һәвәскәрләр, музей, китапханәләргә йөрүчеләр – мәдәни кыйммәтләр, үз-үзен иҗатта ачу теләге шәхси үсешенең аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән һәркем – бу бәйрәмне үзенеке дип кабул итә.
Безнең горурланырлыгыбыз бар. Татарстан үзенең гүзәл һәм көчле мәдәниятен, аның тирән тамырларын һәм менә дигән киләчәген дөньяга елдан ел активрак таныта килә.
2012 ел – Тарихи-мәдәни мирас елында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов хуплавы белән тарихи һәйкәлләрне саклау буенча киң колачлы эшләр башланды, Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу дәвам итте. “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының яңа бинасын ачу онытылмаслык вакыйга булды. Республиканың барлык районнарында Президент программасы кысаларында яңа мәдәни-ял итү үзәкләре төзелде. ТЮРКСОЙның 2014 елда Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итү турындагы карары – Татарстан Республикасының казанышлары чагылышы ул.
Мәдәниятнең кыйммәте бүгенгесе белән генә чикләнми. Глобальләшү процесслары барган шартларда бу безнең милли тәңгәллегебезне саклауның нигезе һәм гарантиясе булып тора.
Мәдәният хезмәткәрләрен һәм барлык татарстанлыларны Мәдәният хезмәткәре көне белән тәбрик итәм. Алда безне яңа җиңүләр көтә, дип ышанам.
Сезгә чын күңелдән иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.