12 һәм 13 декабрьдә Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгының "Татар бистәсе" археологик агачы музеенда Александр Маноцков сәхнә ораториясенең премьерасы күрсәтелде.
Композитор тамашачыларга тугыз тавыш өчен агач музыкаль уен кораллары башкаруында «Ахыр-заман, яки агач оҗмах» дигән әсәр тәкъдим итте.
Тамашачылар саны чикләнгән иде һәм Казаннан Зөя утрау шәһәрчегенә трансфер оештырылды.
Ораториянең вокал партияләрен Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры солистлары, ксилофон һәм маримбе агач коралларындагы партияне Sforzando яшьләр оркестры артистлары башкарды.
Чараны оештыручылар: «Живой город» заман сәнгатенә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы, музыкаль продюсер - Татарстан Республикасы «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү фонды.