Казан Кремлендә "Дөньяга ачык" күргәзмәсе ачыла

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 23 декабреннән татар халкының  һәм Татарстан Республикасының  дәүләтчелеге тарихы музеенда  ТАССРның 100 еллыгын һәм Татарстанның  Дәүләт суверенитеты турында  Декларация кабул ителүгә 30 ел  тулуга багышланган «Дөньяга ачык» күргәзмәсе эшли башлый.

Күргәзмә Татарстан Республикасының халыкара партнерлары белән мөнәсәбәтләр тарихы, хезмәттәшлекнең мәдәни һәм икътисадый аспектлары белән таныштыра, ул илләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклап калуга юнәлдерелгән.

Күргәзмәдә Төркия Республикасы Премьер – министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның кул язмасы бүләге, Кытай Халык Республикасы осталары ясаган каллиграфия җыелмасы, Япония, Согуд Гарәбстаны, Төньяк Ирландия, Берләшкән Бөекбритания Корольлеге корал сәнгате үрнәкләре тәкъдим ителә.

Халыкара визитлар һәм очрашулар вакытында Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш.Шәймиев һәм гамәлдәге Президент Р.Н.Миңнехановның фотографияләре, бүләкләре, Рәхмәт хатлары һәм дипломатик бүләкләр – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында сакланучы предметлар аерым урын алып тора.

«Дөньяга ачык» күргәзмәсе ТР Президенты Аппараты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Күргәзмә үз эшен 2021 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International