ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Бөтенроссия «Минем тарихым – минем Татарстаным!» иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2020 елның 11 декабре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә  Бөтенроссия «Минем тарихым – минем Татарстаным! иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурска 400дән артык эш тәкъдим ителгән, аларның 60 иң күп балл җыйган һәм икенче этапка узган. Жюри әгъзалары 33 җиңүчене билгеләде. Алар арасында Мәскәү, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Тәтеш, Әгерҗе, Чирмешән һәм республиканың башка районнары да бар.

Иҗади эшләр биш номинациядә кабул ителгән: «Минем гаиләм», «Гаҗәеп шәхесләр», «Туган җирем», «Туган ягым», «Безнең киләчәк- коллектив көчендә!".

Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм сертификатлар белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары - Эдуард Хәйруллин бүләкләде.

     .

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International