Казанда «Һөнәр» дип исемләнгән ХІІ Бөтенроссия театр фестивале узачак

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 1-6 декабрендә Казанда «Һөнәр» XII Бөтенроссия театр фестивале узачак. Быел илдә катлаулы эпидемиология вәзгыять аркасында, фестивальдә катнашучыларның саны кимеде, әмма программа бай булыр дип көтелә. Фестиваль афишасында Татарстан театрларының 16 спектакле куелган.Фестивальдә барлыгы 11 театр коллективы катнашачак.

Спектакльләр Казанның 6 театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк Г.Кариев театры, Г.Камал театры, К.Тинчурин театры, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Яшь тамашачы театры һәм «MOÑ» театр мәйданчыгында булачак.

Фестивальдә белем бирү программасы да каралган. Казанның Островский урамындагы «Татар китабы йорты»нда танылган театр сәнгате эшлеклеләре белән очрашулар-лекцияләр узачак. Фестиваль программасы белән Кариев театры сайтының «Проектлар»бүлегендә танышырга мөмкин: https://karievteatr.ru/projects/remeslo2020    

Исегезгә төшерәбез, «һөнәр» I Бөтенроссия яшь режиссура фестивале Казанда 2009 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры инициативасы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткән иде. Фестивальне оештыручылар-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре Ббрлеге, 2019 елдан башлап фестивальне Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International