Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе хәбәр итә

2013 елның 15 марты, җомга

2013 елда Татарстан Республикасының  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән әсәрләрне карап тикшергәннән соң, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе  түбәндәге кандидатларны күрсәтү турында карар кабул итте:

Айдаров Ильяс Сәйяр улы

Г. Тукайга багышлап 2005- 2012 елларда иҗат ителгән сәнгать әсәрләре циклы, Г.Тукайның Җаек һәм Казан шәһәрләрендәге музейларында тематик күргәзмәләре өчен. 

Бикчурова Набирә Миңнәхмәт кызы (Н.Гыйматдинова)

 «Мәхәббәттә гөнаһ бар» (Татар китап нәшрияты, 2008), «Синдә минем хакым бар» (Татар китап нәшрияты, 2011), «Хатыннар сагышы» (Казан, «Идел Пресс», 2010) китаплары өчен.

Булатова Клара Гариф кызы

 «Сайланма әсәрләр» китабы өчен, 2 томда (Казан: Татар китап нәшрияты, 2011).

Гайнуллина Алсу Әскәр кызы

Г.Хугаевның «Кара чикмән” спектаклендә  Буретта, М. Гыйләҗевнең «Курчак туе» спектаклендә Наташа, З.Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» спектаклендә Гайшә  образларын тудырган өчен

Кузьминых Софья Даниловна

Г. Тукай истәлегенә багышлап күн мозаика техникасында башкарылган әсәрләр циклы өчен

Сафиуллина Гөлзадә Гомәр кызы

«Кеше тавышы”, 1983, «Безгә дөнья дәшә», 1988, «Мәрхабә», 1994, Ветераннар өчен хәйрия программалары, 1995, «Әй, моң дәрьясы, бер тамчың булсам иде», 1997, «И туган телем, и газиз җирем», 1998, «Минем җырым», 2001, «Үлемсез ил җыры», 2007 концертлар циклы өчен.

Тимербулатов Шамил Харис улы

«Женский лик Победы» дип аталган бишенче симфония өчен.

Шаһиева Розалина Гомәр кызы

«Бакый Урманче» (1987, 2012), «Әхсән Фәтхетдинов» (2002), «Фиринат Халиков. Кичке Казан» (2005), «Абрек Абзгилдин» (2010), «Тукайга мәхәббәт» (2011), «Шүрәле иле» (рус һәм инглиз телләрендә, 2012) фундаменталь сәнгать фәне хезмәтләре өчен.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International