Зөя шәһәрчеге тарих музееның күргәзмәләр залында иртәгә 13:00 сәгатьтә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «1920нче еллар: Зөя шәһәрчеге бөек үзгәрешләр чорында» дип аталган тарихи-документаль күргәзмә ачыла.
Экспозиция биш «тарихи» тематика буенча төзелгән, аны 1920нче елдан алып 1932нче елга кадәрге чорлар үз эченә алган.
Күргәзмәнең шартлы сюжетлары:
1. Сәясәт һәм төп дәүләт вакыйгалары-кызыл сызык
2. Идеология һәм мәдәният – зәңгәр линия
3. Дин һәм чиркәү тормышы-зәңгәр линия
4. Балачак һәм мәгариф темасы-сары линия
5. Александр Артемьев көндәлекләре – кызгылт сары линия
Сез үзегезгә кызыклы теманы сайлап алып шул линия аша әйләнеш тарихын күзәтә аласыз яисә берьюлы барлык линияләрне дә күзәтергә мөмкин.
1920 еллар Совет чорының беренче унъеллыгы, динамик, ачык, драматик, каршылыклы чор. 1920нче елда ТАССР төзелү төбәкнең стратегик үзгәртеп кору башлануы, милли яңарыш факторы булып тора.
Күргәзмә экспонатлары-басма нәшрият, А.Г.Артемьевның рәсми документлары һәм шәхси көндәлекләре, кәгазь акчалар, сынлы материаллар, төрле җәмгыятьләрнең тамгалары һәм значоклары, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, Казан Идел буе Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә фондларыннан, ТР Дәүләт архивы, рәссам И.Н.Артамоновның шәхси коллекциясе. Күргәзмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән оештырылды.
Күргәзмәнең дизайнеры-Ксения Шачнева, Вани Боуден (Мәскәү) катнашында.
Күргәзмәнең урыны: Зөя шәһәрчеге тарихи музееның күргәзмәләр залы (Успенская ур., 22, 4нче корпус)
Керү көннәре: 23.11.2020-06.03.2021
Эшләү вакыты: дүшәмбе-җомга, якшәмбе: 9:00-16: 30 сәг,
шимбә 9: 00-18: 00 сәг кадәр.