Бөтенроссия «Алман теле дуслары» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия «Алман теле дуслары» конкурсы – Халыкара алман мәдәнияте берлегенең иң мөһим һәм масштаблы федераль проектларының берсе. Конкурс алман телен өйрәнүне популярлаштыруга, Россиядә яшәүче алманнарның этномәдәни традицияләрен саклауга юнәлдерелгән. Конкурста төрле яшьтәге һәм алман телен төрле дәрәҗә белүче кешеләр катнаша ала.

Алдагы елларда проектта Россия Федерациясенең 73 субъектыннан, шулай ук Алмания, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, Украина, Беларусь, Үзбәкстан һәм Грузиядән 17 меңнән артык кеше катнашты.

Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә, шулай ук Конкурсның рәсми сайтында таныша аласыз: https://konkurs.rusdeutsch.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International