«Tatar сүзе» конкурсына 500 дән артык видеоязма килде. Гаризалар кабул итү дәвам итә.

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия «Tatar сүзе» татар үзешчән һәм профессиональ сәнгать осталары конкурсын оештырды. Конкурс татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүз осталыгына карата кызыксыну уяту һәм шигъри сүз чагылышын тою, татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм камилләштерү, татар халкының бай тарихи – мәдәни байлыгы буларак татар классик әдәбиятын саклап  калу максатыннан оештырыла.

Конкурсның оештыручысы-Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

Конкурста үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары катнаша ала.

Яшь буенча чикләүләр юк.

Призның фонды-1 миллион сум.

Беренче тур:

Катнашучылар яздырылган әдәби әсәрне видеоязма рәвешендә tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки +79196900422 (WhatsApp) номерына җибәрә ала (аерым башкару, диалог, әдәби-музыкаль композиция һ.б.) жанрлар – поэзия, проза, мәсәл. Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Икенче тур:

2021 елның 20 февралендә Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк.

Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә – 2021 елның 21 февралендә Татар дәүләт филармониясендә узачак.

Нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International