«Татар халкының тәңгәллеген саклау» Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Фәйзрахман Әминов күргәзмәсен оештыра.
Белешмә
Фәйзрахман Әминов – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган рәссамы, живопись, акварель, графика остазы.
Фәйзрахман Габдрахман улы Әминов (1908-1984) - XX гасырның сәнгатьтә үз юнәлешен тапкан, кабатланмас сәнгать образларының сихри дөньясын булдырган һәм чагыштыргысыз иҗатчыларының берсе. Ленинрад шәһәрендә яшәп иҗат итсә дә, аның иҗат юлы Казан белән бәйле, ул рәссам буларак татар сынлы сәнгатенә 1970 елларда килеп керә. Фәйзрахман Әминов үзенең графика телен булдыра, аның әсәрләре һәм иҗаты Татарстан сәнгать мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелә.
Экспозициядә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее җыентыкларыннан графика һәм живопись әсәрләре тәкъдим ителә.
Күргәзмәне 12 ноябрьдән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә күрергә мөмкин.