Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Ирада Әюпова Тунис Республикасының Россиядә Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тарак бән Саләм әфәнде белән очрашты.
Мәдәният министрылыгы җитәкчелеге һәм Тунис делегациясе ике республиканың хезмәттәшлеге стратегиясе турында фикер алыштылар.
«Безнең максат-Татарстан халкына илебез мәдәнияте турында сөйләү өчен бердәм мәйданчык булдыру. Безнең илебез ял итү өчен курорт буларак кына кабул ителмәсен өчен, бай тарихыбыз һәм мәдәниятебез турында да белүләрен телибез. Без илебез яшьләренә төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәүнең уңай үрнәген күрсәтергә телибез", - дип билгеләп үтте Тарак бән Саләм әфәнде һәм ведомство башлыгына кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Эшлекле очрашуда ул катнашучыларга мәдәният өлкәсендә Туниста кинематография һәм театр сәнгате белән бәйле масштаблы проектлар турында сөйләде.
«Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Татарстанның иң мөһим принципларының берсе: «Мәдәниятләр диалогыннан – диалог культурасына». Татарстан төрле дин һәм төрле милләтләрнең тату яшәү юлын булдырды. Без кунакларга һәрвакыт шат», - дип ассызыклады Ирада Әюпова. Министр Тунис делегациясен Казанда оештырылган халыкара мөселман киносы фестивалендә һәм төрки халыкларның «Нәүрүз»Халыкара театр фестивалендә катнашырга чакырды.
Россиядә туризм буенча Тунис милли офисы вәкиле Нежи Гуидер билгеләп үткәнчә, 2018-2019 елларда Туниска 18 меңнән артык Татарстанлы килгән.
Очрашуда катнашучылар республикалар арасында мәдәни үзара элемтәне дәвам итәргә килештеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән Тунис делегациясе вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ачылган «Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын гасыры» күргәзмәсендә булдылар.
Белешмә
Татарстан Республикасы һәм Тунис хезмәттәшлеге соңгы елларда шактый активлашты. Әйтик, 2008 елда Тунис Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре үткәрелгән иде. Әлеге вакыйга уңаеннан, Туниста милли декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылган һәм анда хәзерге заман рәссамнарының 40ка якын хезмәте, шул исәптән Наилә Кумысникованың күннән ясалган эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде. Узган елның 11 августында «Яңа музыка» камера оркестры Эль-Джем шәһәрендә узган 33 нче Халыкара симфоник музыка фестивалендә катнашты. 24 апрельдә «Тынычлык» кинотеатрында XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Тунис киносы көннәре» программасында фильмнар күрсәтелде. «Чибәркәй һәм этләр» реж. Каутер Бән Хәния (Тунис), «Күземне ачу белән» реж. Ләйлә Бузид (Тунис, Франция, Бельгия, БГӘ (ОАЭ), «Эль-Джайда» реж. Сельма Баккар (Тунис), «Хеди» реж. Мөхәммәд Бән Аттия (Тунис, Бельгия, Франция).