Күргәзмә агымдагы елның 13 ноябрендә 16.00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында ачылачак. Күргәзмә 14 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Күргәзмәдә Сарайдагы оригиналь Госман костюмнарының реконструкцияләре тәкъдим ителәчәк. Әлеге киемнәрне булдыру өстендә традицион төрек кием-салымын һәм сәнгатен тикшерү фәнни – белем бирү институты-Анталия шәһәренең даими белем бирү институты һәм Сабанҗы даими белем бирү институты дизайнерлары хезмәт иткән.
Анталиянең даими белем бирү институты дизайнерлары Казанда оештырылачак күргәзмә өчен заманча интерпретациядә «Сөембикә ханбикә» костюмын махсус әзерләгән. Осталар традицион татар хатын-кызлары киеменә нигезләнеп, Сөембикә ханбикә белән бәйле тарихи вакыйгаларга таянып эш иткән.
Күргәзмәдә егерме бер костюм тәкъдим ителәчәк. Шуларның унберен Анталия институты, ә унысын-Сабанҗы институты алып килгән.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Юныс Эмре Институты ярдәме белән Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы һәм «Төрек авиаюллары» авиакомпаниясе тарафыннан оештырылды.
Адрес: Казан, «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, «Манеж» күргәзмәләр залы. Телефоннар: (843) 567-80-67, (843) 567-80-68.