Бүген Кама аръягына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Түбән Камада булды. Җитәкче капиталь ремонттан соң 1нче номерлы балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасында катнашты. 2020 елда федераль бюджеттан мәктәпнең капиталь ремонты өчен 39 740,3 сум акча бүлеп бирелгән иде.
«Чагылыш» галереясындә Ирада Хафизҗан кызы балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмәсе белән танышты: биредә төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларның диплом эшләре тәкъдим ителгән иде.
Ирада Әюпова, Түбән Кама сәнгать мәктәбенең бай мәдәни тарихы, һәрвакыт талантлы реставраторлар һәм профессиональ рәссамнар чыганагы булуын билгеләп үтте. Министр укытучыларга һәм укучыларга иҗади уңышлар, яңа җиңүләр теләде.
- Һава торышына карамастан, бу галереядә җылы атмосфера хөкем сөрә. «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында без мәдәни учреждениеләрне барлык кирәкле җиһазлар белән яңартуны һәм җиһазландыруны дәвам итәбез. Болар барысы да сезнең өчен, безнең киләчәгебез өчен һәм мәдәният тарихында үзегезнең эзегезне калдыру өчен эшләнә, - дип ассызыклады ведомство башлыгы.
Түбән Каманың 1нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенә 1971 елда нигез салынган. Беренче уку елында укучыларның саны нибары 25 кеше булса, бүгенге көндә монда 640 укучы белем ала.
«Чагылыш» күргәзмә галереясе бу мәктәпнең горурлыгы булып тора: биредә мәктәпнең профессиональ рәссамнарының шәхси күргәзмәләре уза.
Сәнгать мәктәбе шәһәрдә, Татарстанда, Россияда һәм чит илләрдә (Япония, Венгрия, Румыния, Алмания, Польша, Мисыр) балалар рәсем иҗатын пропагандалый. Булачак рәссамнар төрле төбәкләрдә, халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда, балалар иҗаты күргәзмәләрендә актив катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар һәм дипломнарга ия булалар.