Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бүген эшлекле визит белән Менделеевск районында булды. Беренче чиратта, ведомство башлыгы Татар Чаллысы авыл мәдәният йортына килде. «Мәдәният» милли проекты кысаларында эшләнгән капиталь ремонттан соң әлеге мәдәният йорты август аенда авыл халкына үзенең ишекләрен ачты. Район җитәкчелеге мәдәният йорты буенча экскурсиясе үткәрде. Татар Чаллысы авылы мәдәният үзәгендә капиталь ремонт 2020 елның башында тотынган иде. Төзекләндерү эшләре «Мәдәният» милли проекты кысаларында 14, 8 млн. сумга төште.
Аннан соң делегация С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда һәм Халыклар дуслыгы йортына юл тотты. Биредә Менделеев районы мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге һәм хәзерге шартларда мәдәният учреждениеләре хезмәтендә милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар. Район мәдәният хезмәткәрләре кече шәһәрләрдә иҗади берләшмәләрнең эшчәнлек тәҗрибәсе һәм иҗади проектларны тормышка ашыру турында сөйләделәр. Халыклар Дуслыгы Йорты базасында милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, телне саклау буенча 7 җирле милли-мәдәни автономия үзенең эшчәнлеген алып бара.
Тойгуҗа авыл мәдәният йортында эшлекле сәфәр вәкилләре мәдәният өлкәсендә яшьләр берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Монда «Дөрешкәй» театрының «Сагынган чакларымда» спектакленнән өзек күрсәтелде.
Менделеев, Тукай, Әгерҗе, Алабуга районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән мәдәният волонтерлары авыл җирлекләрендә һәм кече шәһәрләрдә яшьләр проектын гамәлгә ашыру мисаллары белән уртаклаштылар.
Исегезгә төшерәбез, 23 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Казанда «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты «Мәдәният волонтерлары» программасы кысаларында тормышка ашырыла торган «Яшьләр, Мәдәният, Менеджмент» исеме астында Беренче региональ форум узды.
Тойгуҗа авыл җирлегендә Халык кәсепчелеге Йорты. Мәдәният волонтерлары фикеренчә, Тойгуҗа авыл халык кәсепчелеге Йорты авыл халкы өчен генә түгел, ә килгән кунаклар өчен дә мәдәни чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә алучы бердәнбер мәйданчык.