6 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Җыр безгә төзергә һәм яшәргә ярдәм итә» дигән тарихи концерт узачак. Программада-татар композиторы, актриса һәм җырчы Сара Садыйкованың Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артистлары катнашында иҗат ителгән әсәрләре яңгырар.
Концертның режиссеры-легендар җырчының кызы-балет артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Әлфия Айдарская.
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туган. Ул 1921 елда "Буйдак" хәйрия спектаклендә беренче музыкаль ролен башкара һәм техникум укытучысы, композитор Солтан Гобаши нәсыйхәте белән Мәскәүгә укырга җибәрелә. Сара ханым 1922-1928 елларда Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясендә укый. Татар операсын торгызуга зур өлеш кертә.
Үзенең иҗади эшчәнлеге дәвамында Сара Садыйкова дүрт йөзгә якын җыр, утыз спектакльгә музыка, күп кенә инструменталь әсәрләр, ике музыкаль комедия иҗат иткән.
Сара Садыйкова 1977 елда Татарстанның халык артисты дигән югары дәрәҗәгә лаек була. Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе Лауреаты. Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була, ул Казан шәһәре Яңа Татар бистәсенең мемориаль зиратында җирләнә.